2022 нче елның 28 нче апрелендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән Ярулиннар гаиләсе Искәндәр Әхмәдулла улы һәм София Мостафаевна алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.
Алтын туй-ул тормыш көче, тәҗрибә, мәхәббәт һәм зирәклек тантанасы. Ярулиннар гаиләсе лаеклы хезмәт юлы уздылар. Алар үз балаларын әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләп, балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатларына ирешүдә максатчанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алганнар. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Ярулиннар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Ярулиннарның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, балалары, оныклары һәм якыннарыны бүләкләрен тапшырып, гаиләдәге тынычлыкны һәм татулыкны саклап калуның изге үрнәге, уникаль тормыш һәм гаилә тәҗрибәсе өчен юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.