2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 140 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән -14 туу, никах теркәү турында – 8, аерылышу турында – 8, уллыкка алу турында – 1, ата булу турында – 2, үлү турында – 107.
Иң олы яшьтәге әни булып 38 яшьлек әни булды. Бу аның икенче баласы.
Әти-әниләр сабыйларын Эмилия, Адел, Әмирхан, Адилә, Рамил, Зөлфия дип атыйлар.
Дүрт бала гаиләдә беренче, тагын дүрт бала - икенче, биш бала гаиләдә өченче, ә бер сабый гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.
Шунысы кызык, җиде малай туу, тагын җидесе кыз туу теркәлде.