Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!
9 май - илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм, Ватанны саклаучыларга тирән хөрмәт һәм хәтер билгесе.
Ул безне берләштерә, теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәслек итә, яңа казанышларга рухландыра, рухыбызны ныгыта, алга барырга ярдәм итә. Җиңү көне халкыбызның горурлыгы, бердәмлеге һәм Ватаныбызның бөеклеге символына әверелде.
Ветераннарга баш иябез! Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина