2022 елның 30 мартында «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында Балык Бистәсе районы Тәбердино Чаллысы авылы мәдәният йортында 50 ел бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы узды.
2022 елның мартында Бариевлар Габдулнагим Нәҗип улы һәм Асия Саттар кызы, Шакиров Наил Мөхәммәтҗан улы һәм Суфия Каюм кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Котлы Бөкәш авыл җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшит Газиз улы гаиләне бу күркәм вакыйга белән котладылар. Юбилярларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Авыл мәдәният йорты коллективы барлык чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырды.