Ел саен 21 нче мартта Халыкара Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне язгы тигезлек башлана - уникаль астрономия күренеше, кыш белән җәй арасында шартлы чик. Бәйрәм алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 20 никах теркәлде.
Түбән Кама никахлашу сарае коллективы яшь парлар өчен җылы язгы фотозона Әзерләде. Шулай ук кияү һәм кәләшләрне зур булмаган сюрприз көтә иде – татар халкының традицион чәк-чәк ризыгы, алар бер-берсен бик теләп сыйладылар.