Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2022 елның 19 марты, шимбә

Туй – ул гаять зур вакыйга, аның турында истәлекләр гомер буе безнең хәтердә саклана. Сораулар туа. Бу могҗизалы көннең һәр мизгелен ничек кулдан ычкындырмаска һәм истә калдырырга? Никах теркәү тантанасы ыгы-зыгы һәм кичерешләрдән башка?

Бу сорауларга ГХАТ идарәсе белгечләре булачак парлар белән атна саен очрашуларда җавап бирергә булыша. Шимбә көнне 12.00 сәгатьтә Түбән Кама никахлашу сараенда без парлар белән файдалы мәгълүмат алмашабыз һәм никах теркәү тантанасын уздырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International