2022 елның 4 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды. Тантаналы чара алдыннан, балалар һәм чакырылган кунаклар өчен, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова Тантаналар сарае буйлап экскурсия үткәрде, идарәнең эшчәнлеге, эш үзенчәлекләре турында сөйләде.
Чара дәвамында Равилә Гыйльметдин кызы һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Леонидовна Шуралева шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар. Балаларның берсе – Нурислам Ибраһимов барысын да саксофонда виртуоз уен белән таң калдырды.
Паспортларны бәйрәм шартларында тапшырганда, без балаларның бу тантаналы көнне озак истә калдыруларын телибез.