Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия фестивальнең муниципаль этабында жюри әгъзасы буларак катнашты. Мәдәният сараенда катнашучылар командаларының генеалогик агачны, гаилә ядкарьләрен тәкъдир итүләре белән күргәзмәсе оештырылды. Алар башкаруындагы якты концерт номерлары тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Узган фестиваль милли гореф-гадәтләрнең уртак нигезендә гаилә элемтәләрен ныгытуда, үз нәселен, халкын, туган ягын өйрәнүдә мөһим. Фестивальнең муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча Зарифуллиннар гаиләсе җиңү яулады. Ул 7 апрельдә Яңа Чишмә районында узачак зона этабында Нурлат районын тәкъдим итәчәк.