2022 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан башлап, 50нче юбилейлы пар теркәлде. Бу көнне барлыгы 4 пар никахларын теркәде.
Евгений һәм Ольга "юбилейлы" өйләнешүчеләр булды, алар өчен бу яңалык көтелмәгән хәбәр булды. Гаилә парына беренче гаилә документы - никахлашу турында таныклык, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды.
Гаиләгә иминлек һәм бәхетле озын гомер телибез.