Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә февраль ае нәтиҗәләре

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Февраль аенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан 59 бала - 35 малай һәм 24 кыз туу теркәлде. Беренче балалар 23 гаиләдә туган, 19 гаиләдә икенче бала дөньяга килгән, күп балалы гаилә статусын беренче тапкыр 11 гаилә алган. Иң зур гәүдә авырлыгы белән туган сабыйның авырлыгы - 4218г, иң кечкенәсенеке - 604г.

Иң популяр исемнәр - Марк, Мирон, Егор, Варвара. Февраль аеның иң гадәти булмаган исемнәре - Давлат, Рамин, Эванджелина, Агнесса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International