Февраль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 10 сабый теркәлде

2022 елның 5 марты, шимбә

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 сабый теркәлде: 3 малай һәм 7 кыз. Шуларның 5 се гаиләдә икенче, 4 – өченче, 1 – бишенче бала булып туган. Февраль аенда бу елның беренче игезәкләре дөньяга килде.

Әти-әниләр балаларына Булат, Илһам, Миран, Виктория, Зәмирә, Рената, Исмира, Мәдинә, Тамилла, Эмилия дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 25, иң яшь әтигә 27 яшь,  иң өлкән анага 36, иң өлкән әтигә 50 яшь.

Февраль аенда ГХАТ бүлегендә 9 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 19 яшь, иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 48, кәләшкә – 37 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International