Сапфир туй

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның 4 март көнендә Харис Фәйзиевич һәм Илсөяр Нуретдиновна гаиләсе сапфир туйларын билгеләп үттеләр. Харис Фәйзиевич «Җидегән чишмә» халык театры актеры. Тормыш иптәше Илсөяр апа белән 45 ел дәвамында кулга-кул тотынып, бер-берсе турында кайгыртып яшиләр.

Юбилярларны район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна һәм «Җидегән чишмә» театры режиссеры Мөхетдинов Рамил Рафисович котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы Илшат Габделфәртович Нуриевның котлау хатын, чәчәкләр һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләкләрен тапшырдылар.

Юбилярларга шулай ук уртак юлларын матур итеп, бәхеттә, шатлыкта дәвам итүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International