Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укучылары белән «Гаилә белеме» курсы буенча чара узды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Камалиева Чулпан Әнвәр кызы укучылар белән районның демографик күрсәткечләре, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә учагының җылылыгын һәм ныклыгын саклау кагыйдәләре белән таныштырды.