2022 елның 3 март аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, дүртенче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Сафин Марат Фарид улы һәм Александра Юрий кызы гаиләсендә булды. 2 март аенда аларның малай һәм кыз туды. Яңа туган сабыйларга Дамир һәм РаянааягРаяна исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!