Әлмәт шәһәрендә 300 бала туган

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

2022 елның 2 март аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 300 бала туу турында акт теркәлде. 28 февраль көнне Шәфигуллин Илнур Равил улы һәм Эльвира Илдар кызы гаиләсендә малай бала туган. Аслан исемле малайның ике сеңлесе – Мәрьям һәм Ясминә бар. Ясминә шул ук көнне-28 февральдә туа.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әтисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International