Әлмәт шәһәренең февраль ае нәтиҗәләре

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2022 елның  февраль аенда Әлмәт шәһәрендә 142 бала дөньяга килде. Алар арасында 61  малай һәм 81 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1480 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4720 гр. Иң яшь әни – 19 яшьлек, иң өлкәне – 48 яшьтә, иң яшь әти – 23 яшьлек, ә иң өлкәненә – 63 яшь.

Бу айның популяр бала исемнәре – Мирон, Марк, Камиль, София, Варвара, Амина. Сирәк исемнәр арасында –  Илана, Имона, Ирада, Аяна, Гюльсюм, Ян, Аят.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International