Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Галина Задворнова Чистай ЗАГС бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бүлек җитәкчесе итеп Ильмира Ильяс кызы Ярмушева билгеләнде. Моңа кадәр ул Чистай муниципаль районы Советының иҗтимагый оешмалар, ММЧ һәм милләтара мөнәсәбәтләр белән эшләү бүлеге башлыгы вазифасын үтәгән иде.
Ильмира Ярмушева 1986 елның 28 июлендә Чистай районының Мөслим авылында туа. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институтында башлап җибәрә, аннары «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясендә тәрҗемәче, ЧТЦ телерадиокомпаниясендә баш мөхәррир булып эшли. 2013 елдан район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеген җитәкли.
Кияүдә, ире белән ике бала тәрбиялиләр.