2022 елның 21 мартында Чистай Никахлашу сараенда 2022 ел башыннан бирле Чистай муниципаль районында туган 100-нче сабыйның туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Антон Сергеевич һәм Марина Викторовна Красильниковлар көтеп алынан икенче бала – Матвей исемле уллары тууга чиксез шат. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева гаиләне тантаналы шартларда котлады, туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бала туу һәр гаилә тормышында иң бәхетле һәм якты вакыйга. Ата-аналар һәм яңа туган сабый адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады, иминлек, уңышлар, сәламәтлек теләделәр.