2022 елның 22 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Комаровлар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.
Игезәк кызларга Арина һәм Алисә дип исем куштылар. Алар - Никита Николаевич һәм Илмира Илдар кызының яшь гаиләсендә беренче балалары. Нәниләргә һәм ата-аналарга нык сәламәтлек теләп ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева, туу турында таныклыклар белән бергә, Татарстан Республикасы Президенты имзалаган котлау открыткасын һәм кечкенә бүләкләр тапшырды.