Никахлашу датасын сайлаганда, күп кенә гашыйклар матур даталарга игътибар итәләр, аерым көндә төзелгән союз ныклы, уңышлы булачак, дип саныйлар. 22.03.22 - Чистай Никахлашу Сараенда никахларын теркәү өчен өч пар сайлаган истәлекле датаны.
Тик булачак ир белән хатынны матур санлы көннәр генә җәлеп итә дип уйлау дөрес булмас иде. Кемгәдер тиз арада өйләнергә кирәк һәм алар якындагы буш даталарны сайлый. Кемдер никахларын бер көнне теркәргә тели, мәсәлән, танышкач һәм туйны берничә айга кичектерергә әзер, бары тик ул «теге» дата белән туры килсен генә.
Исегезгә төшерәбез, никахны теркәү өчен гаризаны никахны теркәү көненә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча тапшырырга мөмкин.
Никах теркәү өчен гариза биргәндә gosuslugi.ru онлайн-портал аша язылышу датасын һәм вакытын, никахлашу төрен, тантаналы яки тантаналы булмавын сайларга мөмкин.
Ничек онлайн гариза бирергә:
Кияү/кәләшнең шәхси кабинетына логин һәм пароль ярдәмендә керергә.
Эзләү юлына «никах теркәү» дип кертергә.
Гариза тутырырга.
Тиешле ЗАГС бүлеген, теркәү датасын һәм вакытын сайларга.
Чакыру җибәрергә (кияүгә/кәләшкә).
Шәхси кабинетта чакыруны ачарга һәм никах теркәүгә ризалыкны расларга.
Дәүләт пошлинасын түләргә — ташламаларны исәпкә алганда 245 сум тәшкил итә.
Сайлап алынган ЗАГСка электрон гариза җибәрергә.
Гаризаны тутыруны, түләүне 24 сәгать эчендә башкарырга кирәк, югыйсә алдан броньлау вакыты төшерелә. Гариза статусы - "Черновик" булса, сезнең гариза ЗАГСта юк дигәнне аңлата. Игътибарлы булыгыз.
Никахлашырга өч көн кала ЗАГСка паспортлар белән килергә кирәк.
Һәркемгә бәхетле гаилә тормышы теләп калабыз!