Ирек белән Гөлназ язның беренче атнасында ук Мамадышның Язылышу сарае бинасында дәүләт каршында үзләренең никахларын теркәделәр.
5 март көнне – гаиләнең гөмер бәйрәмен, 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар Көнен каршы алсалар, 13 мартта инде гаилә башлыгы Ирекнең туган көнен бәйрәм итәчәкләр Сафиннар гаиләсе.
Тормыш юлларындагы һәр бәйрәм Ирек белән Гөлназга чиксез кояш җылысы, якты хатирәләр, көч-күәт алып килсен!