8 баһадир һәм 2 патшабикә. Туган сабыйларның икесе – гаиләдә беренче балалар, алтысы – икенче, берәр бала – өченче һәм дүртенче булып дөньяга аваз салганнар.
Айның иң яшь әнисенә – 20 яшь тулган, иң яшь әтисенә – 22. Айның иң өлкән әнисенә – 44 һәм әтисенә - 37 яшь.
Мамадышлыларның февраль аенда күңелләренә төшкән исемнәр: Станислав, Әмир, Роман, Нияз, Вадим, Юрий, Булат, Зәмир һәм ике Рәминә.
Барлык сабыйларга да әти-әниләренең чиксез кайнар мәхәббәтен һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз.
Кышның соңгы салкын аена җылы өреп мамадышның 8 пары гаилә учагын кабызып җибәрде. Иң яшь кәләшкә – 21 тулган булса, иң өлкәненә – 37. Иң яшь кияүгә – 24, ә иң өлкәненә – 49 тулган.