Бу атнада Мамадыш шәһәренең язылышу Сараенда бик күркәм алтын туй танатанасы үтте

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бәйрәмнең сәбәпчеләре – шәһәрнең абруйлы һәм хөрмәтле Әхмәтовлар гаиләсе. Илдус Габдулла улы, Сәлимә Ясәви кызы икесе дә район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр.

Юбилярларыбызның танышуына чишмә суы тамчысы гаепле булып чыкты. Кызык кына танышу зур һәм матур тарихлы мәхәббәткә әйләнгән.

Бүген юбилярларыбыз ике бала, дурт оныкның бәхетле әти-әнисе, әби-бабасы. Шәһәребезнең мактаулы гражданнары.

Алтын кияү белән кәләшебезне район Башлыгы исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рашит Гарипов котлады, үзенең соклану хисләрен җиткерде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова юбилярларыбызга күңелгә үтеп керерлек язылышу тантанасы үткәрде. Мендельсон маршы, балдак алмашу, парлы бию белән үрелеп барган тантана югары дәрәҗәдә үтте. Махсус әзерләнгән кроссворд, блиц-опрос, “серле сандык” биремнәрен Әхмәтовлар җиңеллек белән үтеп, “алтын юбилярлар” статусын тулаем якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International