Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2022 елның 5 марты, шимбә

2022 елның 5 мартында никахлашу сараенда булачак парлар өчен традицион Туй алды консультациясе узды.

 ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре бүгенге очрашуда катнашучыларны Сарайда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, никахлашу көнендә кияү һәм кәләшләрнең ни көтүен аңлаттылар.

        Шулай ук тиздән үз мөнәсәбәтләрен теркәүче пар мисалында булачак яшь парларга никахлашу тантанасында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Һәм, әлбәттә, белгечләр кияү һәм кәләшләрдә туган барлык сорауларга да җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International