2022 елның 2 мартында «Алан» яшьләр үзәгендә ике пар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Таяновлар һәм Муклиннарны хөрмәтләү тантанасы узды.
Виктор Иванович һәм Людмила Васильевна Таяновлар ике искиткеч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Ирле-хатынлы Муклиновлар Анатолий Харис улы һәм Елена Арсентьевна менә дигән ул үстерделәр, ул бүгенге көндә дә алар өчен горурлык һәм терәк булып тора.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе юбилярларга Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырды.