8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!

2022 елның 5 марты, шимбә

Хөрмәтле коллегалар, кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Гадәттәгечә ул язгы тамчылар, чәчәкләрнең хуш исе, нурлы елмаюлар, яхшы кәеф белән тулы…

Бу үзенчәлекле көндә безгә мәхәббәт аңлаталар, һичшиксез бәхәссез дәрәҗәләребезне: кешелеклелек матурлыгын, рухи сизгерлекне, чиксез сабырлыкны, тормыш зирәклеген, табигый мөлаемлыкны таныйлар, билгеләп үтәләр…

Бу бәйрәмнең игелекле һәм өйдәге кебек җылы атмосферасы сезнең йөрәкләрне җылытсын, хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, дуслар һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгын бүләк итсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм уңышлар телим!

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International