Аксубай районында 2021 елның демографик күрсәткечләре

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Гадәттәгечә гыйнвар аенда узган елга нәтиҗәләр ясала. 2021 елда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 787 акт язмасы төзелгән. 132 сабый тууы теркәлде. Аларның 72се малай һәм 60 кыз. Әмма биредә аксубайлыларның күбесе туган урыны буенча, бала тудыру йортларында, районнан читтә теркәлүен исәпкә алырга кирәк. Иң популяр исемнәр Әмир, Арсений, Богдан, Амира, Варвара и Мия. Иң сирәк исемнәр - Архип, Сердар, Шакир, Илария и Мәдинә. Беренче сабыйлар 26 гаиләдә туган. 34 гаилә күп балалы булды. 98 пар өйләнештеләр, ә 48 пар аерылышты. Кызганычка каршы, бу дөньядан 461 аксубайлы китте. Шуларның 234 ир-атлар һәм 227 хатын-кызлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International