19 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Балалар ГХАТ бүлеге начальнигы Элла Демченко белән һәр кеше тормышында гаилә һәм гаилә кыйммәтләренең роле турында әңгәмә кордылар. Өлкән сыйныф укучылары гражданлык хәле актларын теркәүнең төп төрләре һәм ГХАТ органнары хезмәткәрләре эшчәнлеге белән таныштылар.