Бала туу — гаилә өчен зур шатлык. Ата-ана баласына зур өметләр багълап, аның саулык-сәләмәтлектә, бәхеттә, яхшы кеше булып үсүен тели. Балтач районының Кили авылында Сөнгатуллиннар гаиләсен тулыландырып, тәүге бала дөньяга аваз салды. Аңа мәгнәле, матур Рәмзис исеме куштылар.
20 гыйнвар көнне бу гаиләне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район үзәк хастәханәсенең баш табибы Газинур Дәвлиев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова бәхетле ата–ананы шатлыклы вакыйга белән котладылар. Киләчәктә, Сөнгатуллиннар гаиләсенә бәхетле, озын гомер, балалар куанычын күреп яшәргә язсын!