Аксубай районында ноябрь ае туйлары

2021 елның 7 ноябре, якшәмбе

Ноябрь - никахлашу өчен шактый үзенчәлекле ай. Бу айда өйләнергә киңәш иткән халык сынамышлары да бар. Ноябрь аенда төзелгән никахта муллык һәм иминлек хөкем сөрә, ноябрьдә өйләнергә һичшиксез була. Иң мөһиме - ике йөрәкне кавыштыру өчен яраклы көнне сайлау. Яшь пар Хамитовлар Илнар һәм Зилә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә гаилә корырга карар кылдылар. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре яшьләргә гармония, үзара хөрмәт һәм зур гаилә бәхете теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International