"Әни-беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!» дип исемләнгән, әниләр көненә багышланган цикл чаралары кысасында ГХАТ идарәсе белгечләре "Ана йөрәге мәхәббәт чыганагы"дигән “Заман” Уку һәм аралашу үзәгендә ток-шоу оештырдылар .
Дискуссия барышында аудитория әлеге бәйрәмнең мөһим роле турында фикер алышты. Ток-шоуда катнашучылар арасында “Кызыл Калфак” һәм “Золушка әнисе” образындагы актерлар да бар иде. Шулай ук балаларга теге яки бу героиняның дөреслеге турында фикер алышырга тәкъдим ителде. Ә чараның уен формасы балаларга әкияти атмосферага чумарга һәм гадәти очрашуны мавыктыргыч процесска әйләндерергә ярдәм итте.
«Заман» уку һәм аралашу үзәге хезмәткәрләренең ток-шоу үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез.