Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча чираттагы дәрес узды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Гаиләнең аерым шәхес булып формалашуга һәм тулаем җәмгыять үсешенә зур йогынты ясавы һәркемгә мәгълүм.

 Гаилә – иң борынгы һәм иң киң таралган социаль төркем. Әмма күп кешенең гаилә турында белеме аның имин һәм имин булмаган төргә бүлү белән генә чикләнә. Мондый белем, әлбәттә, җитәрлек түгел.

 Гаилә мәсьәләләрен ничек хәл итүне яхшырак белү өчен, педагог-гаилә белгече Барбакова Людмила Валерий кызы «Гаилә белеме» электив курсы буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 37 нче күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучылары белән «Гаилә типлары һәм төрләре» дигән темага дәрес үткәрде.

 Балаларга гаиләнең төп функцияләре һәм структурасы турында презентация күрсәтелде. Алган белемнәрен яшьләр киләчәктә җәмгыятьнең үз ячейкасын булдырганда куллана алыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International