Бәйрәмнәрдән соң Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен традицион шимбә консультацияләре яңадан башланып китте. Бүгенге очрашу Бөтендөнья Игелек көненә туры килде.
“Кешенең бәхете аның игелегендә яши!”. Тантаналар бүлегенең әйдәп баручы белгече Альмира Имамиева инструктажны бу сүзләрдән башлады. Ул кияү һәм кәләшләрне бәйрәм белән котлады һәм никах теркәү тәртибе турында сөйләде. Булачак яшь парларның бер пары үрнәгендә тантананың ничек узачагын күрсәтте. Дәрес барышында шулай ук гашыйкларны борчыган барлык сорауларга да җаваплар бирелде.
Элек без үз постларыбызда ЗАГС Идарәсенең Бәхет китабы барлыкка килү турында сөйләгән идек, анда теләгән һәркем бәхет турында үз фикерен калдыра ала дип билгеләгән идек. Бүген дә, бу күңелле бәйрәмдә, без Агапов Эдуард һәм Шарапова Адиләгә бу темага үз фикерләре белән уртаклашырга тәкъдим иттек, чөнки игелек гаилә бәхетенең нигезе булып тора.