Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе коллективы, игелек көне алдыннан, өйләнешүчеләр белән бергә, балалар өчен социаль приютта булдылар

2021 елның 13 ноябре, шимбә

13нче  ноябрь көнне-  Бөтендөнья Яхшылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне , без сезгә бер гаҗәеп пар турында сөйләргә телибез. 12 нче  ноябрь  көнне Никахлашу сараенда үз мөнәсәбәтләрен теркәгән яшь парлар  Насыйров Айдар һәм Ирина шундый матур һәм якты көн алдыннан битараф калмадылар. ГХАТ идарәсе белгечләре белән бергә никах теркәү тантанасыннан соң балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында булдылар . Алар балалар белән аралаштылар, кәефләрен күтәрделәр һәм төрле  уеннар  бүләк иттеләр. Ә нәниләр Айдар һәм Ирина өчен бүләк итеп көзге бию башкардылар.

Сез дә бу изге һәм   матур бәйрәмгә кушылыгыз. Чөнки бу бик җиңел – узып баручыга елмаегыз, әти - әниләрегезгә , дустыгызга,  хезмәттәшегезгә яки җитәкчегезгә мактау  сүзләре әйтегез.. Бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Болар барысы да вакыт һәм тырышлык биләячәк,  әмма нәтиҗә искиткеч булачак. Шундый  гади гамәл кылу да кемгәдер яхшылык китерә.  Димәк, дөньяда яхшылык та арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International