Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары “Сонатал” имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу үткәрде.

2021 елның 12 ноябре, җомга

Бала табуга әзерлек-ул  зур  шатлык һәм бәхет, ә тагын – яңа кайгыртучанлык һәм мәшәкатьләр, шул исәптән яңа туган сабыйның документ эшләре.  Җомга көнне Түбән Кама шәһәренең хатын-кызлар консультациясе конференц-залында «Сонатал» бала табуга әзерлек мәктәбендә Әниләр һәм аның булачак баласы өчен мөһим булган мәсьәләләр буенча консультация бирергә мөмкин.

12 нче  ноябрь көнне чираттагы дәрестә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары  Гөлназ Закирова булачак  әниләргә,  бала тудыру йортыннан чыкканчы, сабый бала туу турында таныклык алу тәртибен аңлатты. Мондый очрашулардан соң документлар рәсмиләштерү процедурасы йөкле хатын-кызларга катлаулы  тоелмый. Моннан тыш,   мәгълүмати буклетлар, хатын-кызларның  һәрвакыт кул астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International