Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы , игелек көне алдыннан, гарип балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм опекуннар Ассоциациясеннән килгән балаларга бүләкләр тапшырды.

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

“Изге  эш өчен бүләк-  аның башкарылуы.  Күңелнең иң матур көе –ул яхшылык.”

Дуслар! Бу һәм башка яхшылык турында фикерләр безне бер- беребезгә миһербанлы, киң күңелле, кешелекле булырга өнди.

13 нче  ноябрь– Бөтендөнья Яхшылык көне буларак билгеләп  үтелә. Һичшиксез, бу сыйфатлар нинди  бәйрәм булуга карамастан  кыйммәтләнә. Әмма бу көн алдыннан, гадәттәгедән  тагын да күбрәк яхшылыклар эшләп каласы килә.

Элек- электән торт – яхшылык һәм тынычлык билгесе булып тора. Бу татлы бүләк  безнең  ГХАТ идарәсендә  яшь парларны , кунакларны күп тапкырлар каршы алган. Ә менә буген торт ГХАТ булеге белгечләре белән Түбән Каманың  гарип балаларның ата-аналары һәм опекуннары  ассоциациясендә кунакта булып кайтты.

Коллективы җылы, дустанә атмосферада «үзенчәлекле»  балалар клубына   аның өчен кирәкле уенчыклар һәм балалар өчен   яхшы хатирәләр бүләк итеп калдырды.

Ә балалар, үз чиратында, барлык  катнашучыларны үзләренең  елмаюлары белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International