Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Абдуллиннар гаиләсенең алтын юбилее узды.

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Мәхәббәт – ул киң хисләр диапазоны.  Шатлык, бер-береңә ярдәм, җан тынычлыгы, ышаныч һәм якын кешегә тугры булып калу-  төп билгеләр. Чын ярату парлар арасында берничә дистә елдан соң гына барлыкка киләдер.Ир белән хатын, бер – беренә  юл куеп, каршылыкларны ингә иң куеп чишсәләр, бу мәхәббәтнең  иң биек ноктасыдыр.

Бүген дә эчкерсез мәчәббәтләре турында  Абдуллиннар гаиләсе  бәян итте. Алар бер авылдан,  Буа районы , Кырык Садак авылыннан. Әмма  язмыш аларны көтмәгәндә  Казан шәһәрендә очраштыра . Руминә Гыйбатдин кызы  сәйләме буенча: "башымны әйләндерде!». Дөрестән дә, берникадәр вакыттан соң, 1971 елның 5 нче  ноябрендә, яшьләр үзләренең никахларын туган авылларында рәсмиләштерәләр . Менә бу  көнне бер- берсен ихлас яраткан ике яшь йөрәкнен   мәхәббәт тарихы ячзыла башлый. Бу мәхәббәт тарихына  да инде 50 ел.

Абдуллиннар гаиләсе-Түбән Кама шәһәренең чын горурлыгы. Чөнки алар ГАҖ  « Нефтехим» ның,  хезмәт акционерлар  династиясен дәвам итүчеләр. Аларның гомуми хезмәт стажы 75 елдан артык. Һәм менә бу данлыклы көн уңаеннан, балалары, оныклары һәм якыннары белән беррәттән ГАҖ « Нижнекамск нефтихим» берләшмәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Ивыгин Василий Александр улы котлап узды.

2021 елның 10 нчы ноябрендә, Абдуллиннар гаиләсенең Алтын юбилее тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре Солтангарей Билдан улы һәм Руминә Гибатдин кызына озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Зал алкышлары астында юбилярларның  исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International