Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы »дип исемләнгән дәрес узды.

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

 

Менә мәктәп каникуллары да тәмамланды, икенче чирек башланды. Димәк, Гаилә тәрбиясе әлифбасы, никкахлашу Сараенда   билгеләнгән « Юл картасы» маршруты буенча үз юлын дәвам итә . Исегезгә төшерәбез, бу- ГХАТ идарәсе һәм мәгариф идарәсенең 2013 нче елдан башлап уңышлы тормышка ашырыла торган гаилә һәм никах институтын ныгытуга юнәлдерелгән уртак проекты.

 2021 елның 8 ноябрендә бездә кунакта 11 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова укучыларны ГХАТ органнары эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды. Балалар бу елның декабрендә безнең тармакка 104 яшь тулуын гаҗәпләнеп тыңладылар . Актлар китабының борынгы язмалары узган гасырның егерменче елларында даталанган, ә китапларның үзләре күбрәк кешеләрнең язмышларын саклаучы музей экспонатларына охшаган. Никахлашу сарае буйлап Экскурсия һәм ГХАТ идарәсе архивына бару шулай ук балаларны мавыктырган, бу малайларның һәм кызларның әти-әниләре белән кичке сөйләшүләре өчен төп тема  булыр дип уйлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International