Алексеевский районының ГХАТ бүлегендә бүген тантаналы рәвештә 100 пар, Юрий һәм Ольга Морозовлар никахлашты. Яшь парлар өчен бу көтелмәгән яңалык дулкынландыргыч мизгел булды. Әлеге никахны законлы теркәү хокукы бирелгән район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Бакеева Галина Валерьевна яңа туган Юрий һәм Ольга Морозовлар гаиләсенә бүгенгедәй саф хисле йөрәкләрен, мәхәббәт белән янган карашларын гомер буе сүрелдермичә һәм сүндермичә яшәүләрен теләп яшьләргә истәлекле бүләк тапшырды.