Әлмәт шәһәрендә 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

2021 елның 2 ноябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Юнусов Фәрит Фәнис улы һәм Диләрә Дамир кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйга Данис һәм Адель, исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырдылар.

Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.

Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International