Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре октябрь аена нәтиҗәләр ясады

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Елның унынчы ае Мамадыш төбәгенә 10 бала бүләк итте. Туган баланың - дүртесе кыз бала, алтысы малайлар.

Исемнәргә килгәндә исә, көзнең икенче ае районыбыз өчен Рамазан, Кәрим, Әмир, Марсель, Данис, Илназ, Алия, Ясминә, Зифа кебек күркәм исемнәр белән истә калачак. Иң яшь әниебезгә –21 тулган, ә иң яшь әтиебезгә – 25. Иң өлкән әнигә – 39, ә иң өлкән әтигә – 38.

Шулай ук бу айда 12 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Иң яшь кәләшкә белән иң яшь кияүгә 18 яшь тулган. Иң өлкән кәләш 57 яшен тутырган, иң өлкән кияүгә 60 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International