Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмнәрнең һәркайсы күпмилләтле Ватанга карата ватанпәрвәрлек һәм мәхәббәт идеяләрен берләштерә.

Илебезнең һәм республиканың иҗтимагый-сәяси корылышы нигезендә закон өстенлегенең, социаль гаделлекнең, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауның, традицион милли-мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен саклауның төп принциплары мөһим роль уйный.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллективы исеменнән сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                       Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International