2021 нче елның 22 нче октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Илдус кызы «Сонатал»исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән чираттагы очрашу үткәрде.
Әңгәмә “сорау-җавап” форматында узды, аның барышында булачак әниләр тууны дәүләт теркәвенә алу тәртибе һәм бала тудыру йортыннан чыкканчы баланың беренче документын алу мөмкинлеге турында белделәр. Мондый очрашулар булачак әниләр өчен барлык сорауларга җавап алу гына түгел, стресс һәм кайгырту дәрәҗәсен дә киметергә мөмкинлек бирә.
Очрашу ахырында Гөлназ Илдус кызы мәгълүмат буклетлары таратты. Дәресләр турында тулырак мәгълүматны һәр җомгада 10.30 сәгатьтә хатын-кызлар консультациясенең конференц-залында алырга мөмкин.