Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды.

2021 елның 23 октябре, шимбә

"Тормышта иң зур бәхет – сине яратуларына ышану ул", - дип белдерде танылган Француз романисты, шагыйрь һәм драматург Виктор Гюго.   Никахны теркәү тантанасы, бу процессның бөтен бөеклеген һәм җитдилеген күрсәтә һәм, һичшиксез, булачак ир белән хатынның бер-берсенә ышанычын арттыра.

         Мондый мөһим вакыйга булачак тантана турында дулкынланудан һәм сораулардан башка узмый. Әлеге моментларны хәл итү өчен Түбән Кама никахлашу Сараенда атна саен шимбә көнне 12.00 сәгатьтә булачак яшь парлар өчен консультатив дәресләр уза.

         2021 нче елның 23 нче октябрендә чираттагы туй алды консультациясе булып узды, аның барышында ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре никах теркәү тәртибе турында сөйләделәр һәм очрашуда катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук булачак яшь парларның бер пары үрнәгендә тантананың ничек узачагын күрсәттеләр.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International