Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Матур дата".

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә матур дата 21.10.2021! Күп кенә парлар үз никахларын теркәү датасын сайлауга бик игътибарлы карыйлар. Бу бит ике гашыйк тормышында зур вакыйга, ул хәтердә аерым эз калдырачак. Нәкъ менә шуңа күрә кабатланучы саннар белән матур даталарга ихтыяҗ зур.

         Бу көнне Түбән Кама 13 гаиләгә бай булды. Без яшь парларны чын күңелдән шушы матур көн белән котлыйбыз. Тормышыгыз искиткеч матур һәм бәхетле булсын! Сезнең гаиләгез нык, ә йортларыгыз һәрвакыт җылылык, уңайлылык һәм мәхәббәт белән тулы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International