Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме»электрон курсы буенча дәрес узды.

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

2021 нче елның 18 нче октябрендә ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электрон курсы буенча «Минем булачак гаиләм» темасына ТР Түбән Кама муниципаль районы 14 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес узды.

Гаилә белгече Мөхәммәтҗанова Инна Анатолий кызы балаларның фантазиясенә ирек бирде һәм алар белән бергә булачак гаилә моделе нинди булырга тиешлеге турында уйлады.

Дәрес барышында балалар: Гаилә корырга кайчан әзерләнергә кирәк? Алар аны нинди кеше белән төзергә телиләр? Гаилә мөнәсәбәтләрен законлаштырганчы, озак дус булырга кирәкме? Һәм аларның гаиләсендә балалар саны нинди булырга тиеш? – дигән сорауларга җавап эзләде.

Дәрес ахырында укучылар булачак партнерны сайлау һәм гаилә төзү - бу катлаулы карар икәнен, әлеге моментның бөтен мөһимлеген һәм җаваплылыгын аңлап эш итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International