Мамадыш районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан бик күркәм «Гаилә фәне» проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында шәһәрнең барлык белем бирү учрежденияләре укучылары ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныша, гаилә институтын популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларда катнаша.
Чираттагы очрашу ГХАТ бүлегендә октябрь аенда узды. Проект тыңлаучылары – шәһәрнең 1 нче номерлы шәһәр мәктәбе укучылары булды. Язылышу сараеның ике катлы бинасы буенча узган экскурсиядән соң, балалар шәһәр һәм районның демографиясе, архив бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар, гаилә темасына багышланган уй-фикерләре белән алмаштылар. Алар шулай ук тантаналы рәвештә алтын юбилярларны хөрмәтләү бәйрәмендә кунак булдыдар. Каландаровлар гаиләсенең оныгы да килгән укучылар – классташлары арасында утырды. Бәйрәм ахырында әби-бабасына бик матур һәм җылы теләкләрен җиткерде.
Балалар очрашуның бик кызыклы булуын ассызыкладылар.