Алабуга районы ГХАТ бүлегендә өлкәннәр көне

2021 елның 1 октябре, җомга

2021 елның 1 октябрендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре зур гаилә стажы булган парларны өлкәннәр көне белән котладылар.

Ирле-хатынлы Макаровлар Александр Алексеевич һәм Любовь Алексеевна киләсе елда алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. Педагоглар Владимир Васильевич һәм Валентина Федоровна Ивановлар гаиләсе дә ярты гасырлык бергә гомер итә. Лыковлар Николай Яковлевич һәм Лариса Степановна 2021 елның июлендә алтын туйларын билгеләп үттеләр. ГХАТ бүлеге гаиләләргә үрнәк гаиләләрнең мактаулы таныклыклары һәм кечкенә бүләкләр әзерләде.

Пенсия яшендәге ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шулай ук котлаулар һәм зур булмаган бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International