Укытучы – ул фәнгә өйрәтүче кеше генә түгел, ә Рухият һәм әхлакый башлангычны да йөртүче. Аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы һәм новаторлыгы һәр мәктәп нигезендә ята.
2021 елның 4 октябрендә Тантаналар сараенда Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Шәһәр мэры урынбасары Ирина Алексеевна Сагидуллина ветераннарны һәм мәгариф тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«ЛИК» хореография студиясе, КАМАЗ мәдәният йортының «Грация» хореография ансамбле, 1 нче балалар музыка мәктәбенең «Бусинки» вокаль ансамбле – бәйрәмнең искиткеч иҗади өлеше.