Көз – туйны үткәрү өчен бик яхшы вакыт. Ә октябрь моның өчен туры килгән менә дигән ай. Халык зирәклеге көзге чорда никахка карата җаваплылык белән карарга киңәш итә. Гадәттәгечә көзге чорда уңыш җыю, ә октябрь аена аны санау туры килде. Шуңа күрә октябрь аенда туй – байлык вәгъдә итә, әмма бу байлык тырышлык һәм хезмәт белән ирешелә. Октябрь аеның матур датасын - “21.10.2021" - Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә берьюлы ике пар сайлады.